«Выбор» газетасы редакциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган конкурс игълан итә

2021 елның 5 марты, җомга

Редакция Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган иҗади конкурста һәм викторинада катнашырга чакыра.

Агымдагы елның июнендә «Выбор» газетасы редакциясе» коммерциячел булмаган автоном оешмасының «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында» дип аталган виртуаль китабы Россия Федерациясенең Президент грантлары фонды конкурсында җиңү яулады.

Бу проект кысаларында сугыш ветераннарының балалары, оныклары, оныкчыклары өчен сугыш кырында һәм тылда жиңү өчен көрәшкән  каһарманнарга багышланган «Алар Җиңүне якынайтты» исемле иҗади конкурс игълан ителде. Сездән туганнарыгыз, аларның сугышта кылган батырлыклары һәм тылдагы аяусыз хезмәте хакында язмалар көтәбез. Балалар рәсемнәрен, кулдан ясалган әйберләрне яисә үзләре төшергән видео язмаларны җибәрә ала. Туганнарыгызның фоторәсемнәрен беркетергә онытмагыз!  Халык үз Геройларын белергә тиеш!

Җибәрелгән эшләр газетада басылып чыгачак, газетаның сайтына урнаштырылачак, шулай ук «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында» исемле виртуаль китапта дөнья күрәчәк. Иң яхшы эшләрне  мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре көтә.

Шулай ук «Ул елларның  даны онытылмый» дип аталган викторинада катнашырга чакырабыз. Викторина «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында» виртуаль китап» проекты  кысаларында уздырыла.

Конкурсны оештыручылар –  «Выбор» газетасы редакциясе» коммерциячел булмаган автоном оешмасы һәм «Республика яшүсмерләр китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе – викторинада катнашу өчен  гомуми белем бирү учреждениеләренең, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучыларын, балалар приютларында, йортларында тәрбияләнүчеләрне, инвалид балалар ата-аналарының иҗтимагый оешмаларын чакыра.

Викторина 2021 елның 19 февраленнән 19 мартына кадәр үткәрелә.

Конкурс эшләрен һәм викторина сорауларына җавапларны оештыручыларның электрон почтасына (gazeta_vibor@rambler.ru) җибәрергә кирәк.

Моннан тыш, конкурс эшләре һәм викторина сорауларына җаваплар почта аша Казан, а/я №30 адресы буенча да кабул ителә.

Викторина сораулары «Выбор» газетасының 6 нчы санында һәм  аның сайтында урнаштырылган (vibor-kazan.ru). Викторинаның йомгаклары 26 мартта игълан ителәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8-(960)-0-51-08-82, Ирина СИБИРЯКОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International