Казанда «Республика Татарстан» газетасы призына 82 нче җиңел атлетика эстафетасы узачак

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

25 апрельдә Татарстан башкаласының Кремль урамында илнең иң массакүләм ярышларының берсе – «Республика Татарстан» газетасы һәм Казанның физик культура һәм спорт комитеты призларына 82 нче җиңел атлетика эстафетасы үткәрелә.

Бөек Ватан сугышы елларында, 1942 елның 1 ноябрендә, башланган бу ярышлар республиканың дистәләгән буын спортчыларын һәм физкультура осталарын үзара бәйләүче ярыш булып тора.

Беренче эстафета хәрби ярыш буларак үтә,  анда катнашучыларга сугыш кирәк-яраклары – винтовка, гранаталар һәм противогаз белән 5500 метр озынлыктагы дистанцияне узарга кирәк була. Бу сынауны узганнарның күбесе сугышка китә. Хәзер исә эстафета бүләкләре өчен мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар, университетлар, шулай ук эшче яшьләр, спорт ветераннары командалары көрәшә. Моннан тыш, «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше дә үткәрелә.

Төрле елларда бу эстафетада  танылган спорт осталары Лилия Нуретдинова, Гөлнара Галкина-Самитова, Денис Капустин, Елена Мигунова, Равил Кашапов, Артём Мастров һәм  дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары, илнең башка танылган спортчылары катнашты. Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев, илнең атказанган тренерлары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары ярышларның мәртәбәле кунаклары булды.

Ачылу тантанасында  Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Гарипов Линар Земфир улы, Россия Федерациясенең җиңел атлетика буенча атказанган тренеры Павлова Ольга Ивановна, «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Угаров Алексей Евгеньевич катнашачак.

13.00 – җыелу (КФУның  төп бинасы (Кремль, 18 ) янында);

13.15 – катнашучылар парады;

 13.30 – ярышларны ачу;

14.00 – 1 төркем ярышлары. Казан шәһәре Башкарма комитеты командалары;

 14.15 – 2 төркем ярышлары. Гомуми белем бирү уку йортларында белем алучы кызлар командалары;

 14.30 – 2 төркем ярышлары. Гомуми белем бирү уку йортларында белем алучы егетләр командалары;

14.45 – 3 һәм 4 төркем ярышлары. Урта махсус уку йортлары, һөнәри-техник уку йортлары һәм югары уку йортлары катнаш командалары (укытуның көндезге формасы студентлары);

15.00 – 5 төркем ярышлары. КФУ катнаш командалары;

15.15 – 6 төркем ярышлары. Эшче яшьләр командалары;

15.30 – 7 төркем ярышлары. Ветераннар командасы.

15.45 – 8 төркем ярышлары. «Добрая Казань» хәйрия йөгереше һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International