Агентлык турында

 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, матбугат һәм масскүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе вәкаләтләрен тормышка ашыручы, республика хакимиятенең махсус компетенциясендәге башкарма орган - идарә тармагы (ведомство).

 

Агентлык Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары hәм җәмгыять арасында үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру, мәгълүматның гражданнар өчен ачык булу принцибын гамәлгә ашыру, аларның мәгълүматка хокукларын яклау, барлык милек төренә бәйсез рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларын, нәшрият hәм полиграфия эшчәнлеген тагын да үстерү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү өлешендә мәгълүматлаштыру hәм элемтә өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатыннан оештырылды.

  

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Агентлыгы 2009 елның 15-нче маеннан 278-нче номерлы Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев указы нигезендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы дип үзгәртелде.

 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең һәм аның урынбасарларының гражданнарны кабул итү вакыты:  сишәмбе, сәгать 14.00 – 15.00

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 17 августы, 16:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International