Казанда БРИКС илләренең спорт уеннарына аккредитация башланды

2024 елның 22 марты, җомга

Агымдагы елның 11 – 24 июнендә БРИКС илләренең спорт уеннары булачак. Бу – БРИКС икътисад төркеменә керә торган  дәүләтләр арасында ел саен уза торган спорт ярышы. Уеннар 2016 елдан бирле үткәрелә, быел ул беренче тапкыр Россия Федерациясендә уза.

Казан шәһәрендәге уеннарда 70 ил катнашырга ниятли, шуларның 10 сы БРИКС илләре. Барлыгы 5000 катнашучы көтелә.

Ярышлар программасына спортның 30 төре һәм дисциплинасы кертелгән. Шуларның 21 е – олимпия уеннары. Быел олимпия уеннарына кертелмәгән төрләрнең  күбесе буенча ярышлар беренче тапкыр оештырыла. Җиңүчеләргә 393 комплект бүләк әзерләнгән.

Уеннар программасына бокс, брейкинг, пляж волейболы, пляж гандболы, байдаркада һәм каноэда ишү, ишү спорты, дзюдо, каратэ, көрәш, билбау көрәше, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, самбо, синхрон йөзү, скейтбординг, спорт көрәше, спорт гимнастикасы, теннис, ушу, фехтование, баскетбол буенча ике төр ярыш, футбол буенча ике төр ярыш, нәфис гимнастика, шахмат, авыр  атлетика, бадминтон, ат спорты һәм акробатик рок-н-ролл кертелгән.

Уеннар Казан шәһәренең 17 спорт объектында узачак. Ачу тантанасы 12 июньгә, ябу – 24 июньгә планлаштырыла.

Матбугат вәкилләре БРИКС уеннарында эшләү өчен аккредитация узарга тиеш, ул 18 марттан 12 майга кадәр булачак.

1. Аккредитация системасына керү өчен түбәндәге сылтама буенча гариза тутырырга кирәк:

https://accreditation.dspkazan.com/acr/registration_basic.jsp#BRICS$$Media

2. Гаризаны караганнан соң, Оештыру комитеты  гаризада күрсәтелгән электрон адреска системага керү өчен логин һәм пароль, сылтама, шулай ук эшләү буенча инструкция җибәрә.

3. Аккредитация системасында шәхси кабинетка кергәннән соң персональ белешмәләрне тутырырга, фоторәсем (билгеле бер таләпләргә туры килә торган), паспортның күчермәсен куярга, Казанга килү датасын һәм вакытын күрсәтергә (каршы алу өчен) һәм  индивидуаль анкетаны Оештыру комитетына җибәрергә кирәк.

4. Анкетаның «Актив» статусы Оештыру комитеты тарафыннан хуплануны аңлата. Гариза бирүче, паспортын күрсәтеп, Аккредитация үзәгеннән (аның эш графигы һәм  адресы соңрак хәбәр ителәчәк) бейдж алу хокукына ия була.

Аккредитация системасына керү турындагы һәм башка сораулар белән media.info@dspkazan.com адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International