Журналистлар һәм ГИБДД хезмәткәрләре: «Татарстан юлларының иминлеген бергәләп кенә тәэмин итә алабыз»

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм журналистлар,  бер өстәл артына җыелып, республика юлларындагы иминлек мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыру проблемасы турында сөйләштеләр.

Очрашуга видео элемтә аша  агентлыкның районнардагы филиаллары, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ район бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр вәкилләре дә тоташтырылды.

Очрашуны ачып җибәреп, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова районнардагы массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган  материалларның артуын билгеләп үтте, бу темадан читләшкән ММЧ на игътибарлырак булырга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары  Дамир Бикмөхәммәтов республика юлларындагы вәзгыять турында бәян итте.

Агымдагы елның ике аенда Татарстанда 424 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 34 кеше һәлак булган, 559 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда,  һәлак булучылар саны 6 кешегә кимрәк, ләкин юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән кешеләр саны – 14 кешегә, җәрәхәтләнүчеләр  34 кешегә арткан.

Дамир Бикмөхәммәтов ДАИ район бүлекләрен журналистлар белән тыгызрак эшләргә өндәде, аларны рейдларга, ЮТХ булган урыннарга алып чыгарга чакырды. Ә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләр хакында җентекләбрәк язарга кирәклеген әйтте. Материалларда мондый адымга барган кешенең фоторәсемнәрен дә урнаштырырга тәкъдим итте.

Дамир Бикмөхәммәтов  шулай ук юлларда булган берничә фаҗига турында сөйләде, балаларны махсус креслода йөртүнең, иминлек каешын эләктерүнең нәтиҗәләре хакында әйтеп үтте.

 «Уртак тырышлык белән генә юлларда иминлек булдыруга ирешә алабыз!» – диде Дамир Бикмөхәммәтов.

“Татмедиа” җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова район администрацияләре вәкилләренең җирле массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итә алуын ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, районнарда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өстендә эшләүче барлык структураларга берләшергә кирәк. "Үз эшегезне күрсәтә белегез. Журналистларга сез башкарган эшләр турында, шул исәптән илкүләм  проектлар кысаларында да, күрсәтегез һәм сөйләгез», – диде Эльвира Әхмәтова.

Ул исерек йөртүчеләр турындагы мәгълүматны Татарстан халкына тулы күләмдә – фотографияләр белән җиткерү идеясен хуплады. Аның сүзләренчә, руль артына исерек килеш утырган һәм кешеләрне куркыныч астына куйган машина йөртүчене иҗтимагый шелтәләү автомобиль хуҗаларының аңлылыгын арттыруга, республика юлларының куркынычсызрак булуына китерәчәк.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Светлана Бикчәнтәева "Татмедиа" һәм ДБУ уртак эшчәнлеге турында сөйләде. Ул филиалларга уртак планнарны башкарган өчен рәхмәт белдерде. "Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең 4 меңнән артык уртак материал чыкты. Бу эшне без дәвам итәчәкбез», – диде Светлана Бикчәнтәева.

«Татмедиа» АҖ башлыгы Шамил Садыйков социаль челтәрләрдә Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре белән туры эфирлар үткәрергә тәкъдим итте.

 "ЮХИДИ вәкилләре айга бер тапкыр безнең белән туры эфирларда очрашып,  конкрет очраклар турында сөйли алыр иде. Мәгълүмат шау-шуы чорында мондый мөһим теманы яктырту өчен коры статистика гына үтемле түгел, бу эшләмәячәк. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтләре урыннарында ЮХИДИ хезмәткәрләре кешенең нинди кагыйдәне бозуы, ни өчен шулай килеп чыкканлыгы, бу кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен элек тә бозу-бозмавы турында сөйли алыр иде", – диде ул.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм журналистлар юлларда куркынычсызлык темасын файдалы да, кызыклы да булсын өчен ничек яктырту турындагы идеяләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International