КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Ачык ишекләр көненә чакыра

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2) 23 мартта 12.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Институт рус, татар, чит телләр, әдәбият, музыка, рәсем сәнгате, мәдәниятара багланышлар өлкәсендә профессионаллар, шулай ук укытучылар, PR һәм реклама, нәшрият эше һәм милли журналистика белгечләре әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International