Айдар Сәлимгәрәев республика өмәсендә катнашты

2024 елның 27 апреле, шимбә

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев волонтерлар белән бергәләп агач утыртуда катнашты.

Өмә Нокса урманында квест форматында оештырылган иде. Командалар чүп-чар җыйдылар, аны  аердылар, моның өчен аларга  баллар бирелде.

Табигатьне саклауга багышланган чаралардан тыш биредә интерактивлар, мастер-класслар, спорт эстафеталары, иҗади конкурслар, концерт программасы оештырылган иде. Соңынан катнашучыларны  төшке аш белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International