Түләүсез юридик ярдәм

 

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  агентлыгы (алга таба – Агентлык) дәүләт түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында катнаша һәм Агентлык компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча телдән һәм язмача хокукый консультацияләр бирү рәвешендә Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау өчен билгеләнгән тәртиптә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнар кысаларында Агентлык тарафыннан телдән һәм язмача хокукый консультацияләр бирү  һәр чәршәмбе 15.00–17.00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча башкарыла:

 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 4 кабинет.

 Алдан язылырга кирәк.  

Алдан язылу өчен телефон: һәр дүшәмбе (бәйрәм көннәреннән тыш) (843) 222-09-84 (өстәмә 1805, 1130)
Агентлыкта түләүсез ярдәм күрсәтү өчен җаваплы зат – Корсуков Михаил Николаевич
, тел. (843) 222-09-84 (өстәмә 1805), е-mail: Mihail.Korsukov@tatar.ru 

Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 24 маендагы ПУ-444 номерлы Указы белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында катнашучыларның үзара эшчәнлек тәртибенең 15 пункты нигезендә, граждан (аның законлы вәкиле) тарафыннан куелган мәсьәләне хәл итү дәүләт түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында катнашучы башка орган компетенциясендә булса, гражданга мөрәҗәгать иткән көнендә, шәхсән үзе мөрәҗәгать иткән очракта, бу мәсьәлә буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлатыла.

Соңгы яңарту: 2023 елның 26 гыйнвары, 10:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International