Конкурс эшләре агымдагы елның 25 ноябренә кадәр (бу датаны да кертеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, 6 кат, 605 нче кабинет, «2020 елгы Бөтенроссия халык саны алуны массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга республика конкурсына» дигән тамга белән. Телефон: 8 (843) 570-31-04, электрон почта адресы konkursvpn@gmail.com.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- «2020 елгы Бөтенроссия халык саны алуны басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту» (1, 2, 3 урын);
- «2020 елгы Бөтенроссия халык саны алуны телерадиоканаллар эфирында иң яхшы яктырту» (1, 2, 3 урын);
- «2020 елгы Бөтенроссия халык саны алуны интернет массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту» (1, 2, 3 урын).
1 урын – 40,0 мең сум (I дәрәҗә Диплом);
2 урын – 30,0 мең сум (II дәрәҗә Диплом);
3 урын – 20,0 мең сум (III дәрәҗә Диплом).
Катнашуыгызны көтәбез!
Соңгы яңарту: 2021 елның 17 ноябре, 11:50