«Татмедиа» АҖ 2020 елның 1 октябренә 12,5 миллион сум чиста табыш күрсәткән. Ә бер ел элек 12,3 миллион сум чыгымы булуы билгеле.
«Татмедиа» АҖнең уңышын элегрәк Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллин да билгеләп үтте.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2020 елда «Татмедиа» медиахолдингы 20 процентка тиражларны арттырган. Ул үсеш сәүдә урыннарында «Татмедиа» продукциясе булдыруга бәйле.