Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов “Язылу бүләк ит” традицион акциясендә катнашты.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары үзенең һәм хатынының әти-әнисенә "Татарстан”, “Чаян” журналларын, "Казанские ведомости” газетасын яздырды. Моннан тыш, Алексей Фролов “Салават купере” журналын Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә бүләк итеп яздырды.