Режиссер Фәйзрахман Камалның документаль фильмы Адана кинофестиваленә чакыру алган

2017 елның 5 мае, җомга

Режиссер, оператор һәм журналист Фәйзрахман Камалның “Борынгы Болгар табышмаклары” фильмы 11-17 сентябрь көннәрендә үткәрелә торган “Алтын кузы” XXIV Халыкара Адана кинофестиваленә чакыру алган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Фәйзрахман Камал үзе хәбәр итте.

Адана – Төркиянең дүртенче зур шәһәре, Урта диңгез буена якын урнашкан. Биредә фестиваль 24 нче мәртәбә уздырыла. “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтай билгеләп үткәнчә, “Алтын кузы” кинофестивале мамык плантацияләре белән дан тоткан Адана шәһәренең үзенчәлекле визит карточкасы, дәрәҗәле фестиваль.

Фәйзрахман Камалның “Борынгы Болгар табышмаклары” фильмы 2016 елда Казан халыкара мөселман кинофестивалендә конкурстан тыш катнашкан иде. Автор аны үзенчәлекле “мәгариф проекты” дип тәкъдим итә. Үзенең тарихи документларга таянып эшләвен, Рафаэль Хәкимов, Фаяз Хуҗин кебек тарихчылар белән әңгәмәләр кулланылуын әйтә. Фильмны төшерү өчен сценарий танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев катнашында язылган.

Фильмны әлегә интернеттан карау мөмкинлеге юк, чөнки фильмның әле фестиваль тормышы дәвам итә.

Мәгълүмат өчен: Телетамашачыга Фәйзрахман Камал “Яралы язмышлар” телевизион сериалы, татар шагыйрәсе, бик күп популяр җырлар авторы Гөлшат Зәйнашева турында  ике серияле “Язмышлар һәм ялгышлар” фильмы режиссеры буларак таныш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International