Нәшрият ветераннары белән очрашу - киңәшләшү өчен дә файдалы чара - Илдар Сәгъдәтшин

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Кичә “Татарстан китап нәшрияты” өлкәннәр көне уңаеннан ветеран нәшриятчыларга бәйрәм чарасы үткәрде. Чарага 60ка якын нәшрият ветераннары килгән иде.

“Татарстан китап нәшрияты” директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренә караганда, ветераннар белән очрашу тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә бирә. “Алар һәрвакыт миңа үзләренең теләк-фикерләрен җиткереп тора. Кайберләре белән ел дәвамында да очрашабыз, – ди ул. – Мин аларның киңәшләрен һәрвакыт үтәргә тырышам. Бу очрашу үзем өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.”

Элеккеге нәшрият урнашкан “Ногай” кунакханәсендә үткәрелгән очрашу истәлекләрне яңарту кичәсе булды. Китап нәшриятының сәяси бүлегендә редактор булып эшләгән Язилә Абдулкадырова: “Мондагы дус, бер-берсен хөрмәт итә торган коллективны беркая да күргәнем булмады, - дип искә ала. Коллектив бик зур иде, 160лап кеше эшләде. Ул чагында елына 300ләп китап чыга иде. Монда эшләгәндә шәхсән миңа бернинди дә авырлык килмәде. Хезмәт хаклары заманына күрә әйбәт булды. Безнең баш редакторлар бик көчле иде бит. Китапларның эчтәлеге дә, байлыгы да, аларның эрудициясеннән, белеменнән, һәрнәрсәдән хәбәрдар булуыннан килә. Алар үзләре бер энциклопедия иде.”

Язилә Абдулкадырова үзе эшләгән 80нче елларда тәрҗемә китапларның күп чыгуын билгеләп үтте. “Рус классикларын тәрҗемә итүгә ул зур урын бирелә иде, – ди ул. – Нигездә татар һәм рус классиклары нәшер ителде. Мин эшләгән елларда Гаяз Исхакый кире кайтты, Тукайның яңа типтагы биш томлыгы чыгарылды.”

Утыз елдан артык “Татарстан китап нәшрияты”нда эшләгән 92 яшьлек Мәрьям Әхмәтгалиева нәшриятта үткән елларны сагынып искә ала. “Без үз заманында бик әрсез идек, – дип искә ала ул. – Без бөтен бәйрәмнәрне, бергә җыелышып күңелле итеп уздыра идек. Монда эшләгән чорда булган хатирәләрне сөйләп бетереп булмый, китап язарлык”, – ди ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International