Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Миннефоат Хасиятуллин һәм Баулы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов "Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте. Алар Баулы районында яшәүче ветераннар Бибинур Исмәгыйлева белән Сәлимә Асылгәрәеваны "Сөембикә" журналына яздырганнар.
Шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да акциягә кушылган иде. Ул ветеран Наимә Йосыпованы "Сөембикә" журналына һәм "Гаилә" приютын "Салават күпере" нә яздырган. Район советы аппараты җитәкчесе Ринат Хәмидуллин дә акциягә кушылды, ул үзенең элеккеге сыйныф җитәкчесе Галия Фәхретдинованы "Сөембикә" журналына яздырган.