«Фокуста –гаилә» ботенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Гаилә елында «Фокуста – гаилә» бөтенроссия журналистлар конкурсы игълан ителде. Конкурс гаилә һәм балачак проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә, балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән алдынгы социаль тәҗрибәләрне таратырга, балаларның һәм балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга булышучы социаль өлкә казанышларын яктыртырга һәм таратырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук ул гаилә кыйммәтләрен ныгыту, ата-аналарның абруен күтәрү өчен аралашу ысулы да булачак.

Конкурс 7 номинация буенча үткәрелә: «Үрнәк гаиләләр тормышы», «Миссия: ата-ана», «Ярдәм янәшә», «Статус: үзенчәлекле гаилә», «Без бергә!», «Гаилә хәле буенча», «Нәсел тарихы».

Конкурска федераль, региональ, муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларында, иҗтимагый оешмаларның, берләшмәләрнең рәсми битләрендә 2023 елның сентябреннән 2024 елның сентябренә кадәр чыккан басма мәкаләләр, интернетта чыккан язмалар, телевизион сюжетлар, радио сюжетлары кабул ителә.

13 – 18 яшьлек яшь хәбәрчеләрдән килгән эшләр һәм яңалыклар ( мәгълүмати) форматындагы эшләр һәрбер номинациядә аерым бәяләнәчәк.

Эшләрне 2024 елның 1 сентябренә кадәр  vfocusesemya2024@mail.ru. электрон почта адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International