Казанда иң яхшы полиграфист-юниорлар бүләкләнде

2024 елның 22 марты, җомга

Казан шәһәренең 187 нче күп профильле лицеенда «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабының «Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча җиңүче-юниорларны бүләкләү тантанасы узды. Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

«Быел бу компетенциядә 5 укучы-юниор катнашты. Бәйгедә катнашучылар әлеге лицейның 8 нче сыйныф укучылары. Алар 18 марттан 21 мартка кадәр лицейдагы мәйданчыкларда үзләренең полиграфия өлкәсендәге осталыкларын күрсәтте. Аларның эшчәнлеген остазлар, экспертлар күзәтеп барды. Сынау тотучылар махсус басма станогында эшләү, анда техник бирем буенча плакатлар һәм карточкалар рәвешендә басма продукция булдыру, вёрстка ясау, брошюраторда блокнот җыю кебек биремнәрне сыйфатлы итеп башкарырга тиеш булды. Узган ел бу чемпионат тәүге тапкыр үткәрелде.Быел исә биремнәр саны арттырылды» — дип сөйләде чемпионатның «Полиграфик технологияләр» компетенциясенең баш эксперты Даниил Грачёв.

Бәйгедә катнашучыларга чемпионатның сертификаты һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды. Нәтиҗәләр буенча 1нче урынны Радмир Тимершин яулады, 2 нче урынга Илфар Юмагулов һәм 3нче урынга Матвей Макар лаек булдылар. Призёрлар шулай ук медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

«Уку йортыбызда чемпионатның полиграфия юнәлеше буенча сынаулар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Лицей «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Без шундый югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә мөмкинлек бирә торган матди-техник базага ия. Лицеебызга полиграфик продукция кирәк очракта да, күпчелек үзебез әзерлибез. Укучыларыбыз зур теләк белән чемпионатка әзерләнәләр, катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Матвей Макар икенче ел рәттән катнаша, үзенең компетенциясендә үсеше күзәтелә», – диде 187 нче күп профильле лицей директоры Гөлнара Галеева.

Беренче урынны яулаган Радмир Тимершин да үзенең хисләре белән уртаклашты. «Минем өчен җиңүем көтелмәгән вакыйга булды. Әлбәттә, өметләнеп, тырышып биремнәрне үтәгән идем. Бик нык шатландым. Алга таба да бу юнәлешне ныграк өйрәнәсе килә. Гомумән, үземне төрле өлкәләрдә сынап карыйм», – диде ул.

Агымдагы елга кадәр чемпионатта катнашып, ә бүгенге көндә эксперт вазифаларын үтәүче Данил Сагиров полиграфия өлкәсе белән үзенең хезмәт юлын бәйләгәне, эшләве хакында да уртаклашты. Ул Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында белем ала.

«Үземнең киләчәктәге һөнәрем белән ныклап танышу максатыннан чемпионатта катнашырга булган идем. Аннары бу өлкәдә эшкә дә урнашырга булдым», – диде ул.

Һөнәри осталык чемпионатының финал этабын Санкт-Петербургта ноябрь ахырында – 2024 елның декабрь башында уздыру планлаштырыла. Татарстаннан анда иң күп балл җыйган юниор катнашуы көтелә.

Юлай Низаев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International