"Белем җәүһәрләре" VIII дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте!
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле һәм башка файдалы интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.