Рөстәм Миңнеханов «ШАЯН ТВ» балалар телеканалын бер еллыгы белән котлады

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramында «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының бер еллыгы уңаеннан видеотәбрикләү урнаштырды.

«Шаянга бер яшь!» - дип Рөстәм Миңнеханов роликка имза салды. Видеода балалар телеканал программалары турында фикер алышалар һәм 12 ноябрьне Татарстанда бәйрәм көне итәргә тәкъдим итәләр.

  • Татарстан Президенты шәхсән үзе, 2018 елның 12 ноябрендә «ШАЯН ТВ» эфирын эшләтеп җибәрүнең символик төймәсенә басып, татар телле балалар телевидениесенә старт бирде. Телеэкраннар янында барлык татар балаларын берләштерү идеясе баштан ук Рөстәм Миңнехановтан килгән иде.
  • «ШАЯН ТВ» телеканалы «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе базасында оештырылган. Канал телетапшыруларын телевизордан гына түгел, гаджетлар, мобиль кушымта һәм кабель челтәрләрендә дә карарга була. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International