Журналистлар өчен «Без – татарлар» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстан Республикасында татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү, шулай ук татар рухи мирасы яңарышы проблемаларына игътибарын юнәлтү өчен уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен журналистлар үзләренең иҗади хезмәтләрендә татар теленең көчле мәдәни ресурс буларак дәрәҗәсен күтәрү, мәктәпләрдә татар телен өйрәнү, җәмәгатьчелектә дәүләт телләрен тигез күләмдә файдалану кебек мәсьәләләрне күтәреп чыгарга тиеш.

Әлеге темалар буенча Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Гран-при», «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма». Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче сайланачак. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала.

Гаризалар 2018 елның 30 гыйнварына кадәр Казан, Тукай ур., 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International