1982 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Чаллы шәһәрендә туган 2004 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (филология белгечлеге буенча). 09.2002-09.2013 – «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе корреспонденты, мөхәррире, баш мөхәррир урынбасары 09.2013-12.2013 – “Татмедиа” ААҖ филиалы “Мәгърифәт” газетасы редакциясе” директоры 12.2013-06.2016 – “Татмедиа” ААҖ филиалы “Мәгариф” журналы редакциясе” директоры 2016 елның 25 июненнән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде 1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе. Өйләнгән, өч бала тәрбияли.