Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Теле барның юлы бар» - «Знание языка открывает возможности» республикакүләм журналистик конкурс игълан ителде

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Теле барның юлы бар» - «Знание языка открывает возможности» республикакүләм журналистик конкурста катнашуга гаризалар кабул итә.

Конкурсның максаты - интернетта проектларны үстерүче массакүләм мәгълүмат чараларны, журналистларны һәм редакцияләрне ачыклау, бүләкләү.

Конкурсның гомуми приз фонды 141 000 сум тәшкил итә. Конкурста (I, II, III урыннарда җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Гаризалар 2021 елның 31 августына кадәр кабул ителә. Документлар түбәндәге электрон адреска җибәрелә: internet-smi2021@mail.ru яисә электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча «Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары өчен республикакүләм журналистик конкурсына» тамгасы белән кабул итә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, тел. 570-31-12.

НИГЕЗЛӘМӘ

ГАРИЗА

ПЕРСОНАЛЬ БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТҮГӘ РИЗАЛЫК

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 сентябре, 15:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International