ИНТЕРНЕТ-МАССАКУЛӘМ МӘГЪЛҮМАТЛАРЫ ӨЧЕН РЕСПУБЛИКА КҮЛӘМЕ ЖУРНАЛИСТИК КОНКУРС ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен журналистларның республика конкурсы башланды

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен журналистларның республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә.

Конкурсның максаты – журналистларның һөнәри яктан үсешенә ярдәм итү, Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеиң актив массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләрен бүләкләү.

 

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында республика яңалыкларын иң яхшы яктырткан өчен премия» (1 премия);

- «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында район яңалыкларын иң яхшы яктырткан өчен премия» (1 премия);

- «Социаль челтәрләрдә иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы проекты өчен премия»

Документлар   2019 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге  адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, 6 кат, 5 кабинет, ММЧ бүлеге, “Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен журналистларның республика конкурсына” дигән тамга белән, тел.: 8 (843) 570-31-12. e-mail: internet-smi2019@mail.ru.

Нигезләмә

Гариза

Персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 октябре, 13:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International