Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең матбугат хезмәтләре арасында энергияне сак тотуны һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыруны яктыртуга һәм пропагандалауга багышланган республика конкурсы үткәрелә

Конкурста җиңгән эшләрне бүләкләү «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын 2019 елда гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы кысаларында 2020 елның 17 мартында узачак.

Конкурс эшләре  бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә. Эшләрне конкурсның мәгълүмат хезмәтенә 2020 елның 12 февраленә кадәр  cetrt@mail.ru адресы буенча җибәрергә кирәк.

Конкурсның мәгълүмат хезмәте: «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең мәгълүмати-нәшерлек һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге,
тел/факс: (843) 272-99-43, 272-19-21.

НИГЕЗЛӘМӘ 

Соңгы яңарту: 2020 елның 7 феврале, 16:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International