Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә мәгълүмати-социаль видеороликларның «Ребенок в мире прав» – «Бала хокук даирәсендә»VIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә мәгълүмати-социаль
видеороликларның «Ребенок в мире прав» – «Бала хокук даирәсендә»VIII
республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Ун җиңүче диплом һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде. Тамашачы
мәхәббәте призына ия булучылар 10 мең сумлык дипломнар һәм премияләр алды.
Моннан тыш, конкурсның жюри әгъзалары, беренче тапкыр, Гран-при
дипломнарына ия булган өч эшне билгеләде, аларга 100 мең сум күләмендә акчалата
бүләк тапшырылды. Конкурста 6 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр
катнашты. Балалар индивидуаль эшләр, шулай ук төркемнәр һәм иҗат
коллективлары составында башкарылган эшләрне тәкъдим иттеләр. Конкурста
катнашу өчен быел барлыгы 469 эш керде. Икенче этапка 301 эш узган.

Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов катнашты.


«Ребенок в мире прав» – «Бала хокук даирәсендә» конкурсы беренче тапкыр
2014 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
тәкъдиме белән оештырылган иде. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты
ярдәме белән үткәрелә. Бәйгене оештыручылар – Татарстан Республикасында Бала хокуклары
буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм
коммуникацияләр агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International