Чиләбе өлкәсе делегациясе «Татмедиа» агентлыгында булды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

«Татмедиа» республика агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү өлкәсендәге күпьеллык тәҗрибәсен һәм югары компетенцияләрен Чиләбе өлкәсендә дә үзләштерәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»га Чиләбе өлкәсенең Закон чыгару җыены рәисе урынбасары, «Первый Облостной» медиахолдингы җитәкчесе Олег Гербер хәбәр итте.

Ул Чиләбе өлкәсе делегациясе белән Татарстанга эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең бер ноктасы – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мәйданчыгы.

Монда Чиләбедән килгән делегация вәкилләре «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашып, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шулай ук региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт ярдәме буенча тәҗрибә уртаклашты.

«Без региональ массакүләм мәгълүмат чаралары белән багланышлар төзүнең уңышлы алымнарын күрдек. Республикада бу юнәлеш буенча бик югары дәрәҗәгә ирешелгән, без аны башка төбәкләрдә очратмадык», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Олег Гербер.

Аның сүзләренчә, Чиләбе өлкәсендә дә массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә эшне активлаштырганнар, аның нәтиҗәлелеген арттырачаклар һәм алдынгы тәҗрибәләрне гамәлгә кертәчәкләр. Бу яңалыкларның бер өлеше Татарстаннан булачак.

«Без бу юнәлештә барабыз һәм, Татарстанда ирешелгәннәргә карап, өлге күрәбез. Без үзебез өчен берничә әйберне теркәдек инде, аларны аннары Чиләбе өлкәсендә кертәчәкбез. Телевидение өлкәсендә сөйләсәк, безнең шулай ук зур тәҗрибәбез бар, алар белән сезнең республикада телевидениесендәге хезмәттәшләребез белән уртаклаштык», – дип сөйләде агентлыкның әңгәмәдәше.

Берничә сәгать дәвамында Чиләбе өлкәсе кунаклары «Татмедиа»да эшләүче проектлар белән танышты. Алар Татар китап нәшриятының китап кибетендә һәм әдәби кафеда булды, радиостанцияләр, журналлар һәм газеталар редакцияләрендә журналистлар белән аралашты.

Кунакларның визитының соңгы нокталарының берсе «Татар-информ» редакциясе булды, анда аларга республиканың төп мәгълүмат агентлыгы эволюциясе турында сөйләделәр. Кунакларны зур мәгълүмат агымын эшкәртүдә кулланыла торган яңа алымнар белән таныштырдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International