Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: Безнең өчен сез гел прокурор булдыгыз

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Россия матбугат чаралары мөхәррирләрен, журналистларны һөнәри бәйрәм — Россия матбугат көне белән тәбрикләде. «Безнең өчен сез гел прокурор булдыгыз», — дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан халыкларының Дуслык йортында. Иң элек, парламент рәисе журналист гаиләләре, династияләре фотографияләреннән оештырылган күргәзмә белән танышты. «Бездә андый династияләр бик күп, 40 тан артык», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Россия матбугаты көне белән тәбрикләде. «Елдан-ел безне котлап киләсез, проблемаларны күздә тотып, бергәләшеп эшләп киләбез. Рәхмәт сезгә!» — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшинга. Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне прокуратура бәйрәме белән дә туры килүен билгеләп узды. «Прокуратурага да 300 ел. Ә безнең өчен сез гел прокурор булдыгыз, хакимият, партия, җәмәгатьчелек өчен дә. Моның өчен сезгә рәхмәт. Журналистларга хөрмәт белән карыйм. Журналистика ул — язучы, сөйләүче, күрсәтүчесе дә — безнең зур корал, безнең прокурорлар», — диде. Дәүләт Советы Рәисе журналистларның кискен сорауларга игътибар итеп, тамашачыларга, укучыларга аңлашылмаучанлыкларны, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә булышуларын әйтте. «Сез гел вакыйгалар үзәгендә буласыз. Сайлаулада да матбугат актив катнашты. Сайлау кампаниясенә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул журналистларның Бөтенроссия халык санын алу чараларын яктыртканнарын, кешеләрне вакцинацияләнергә өндәүдә ролен дә билгеләп үтте. «Кызыл зоналарда эшләүче журналистларга аеруча рәхмәт. Авыр хәлдәге кешеләрне күреп, уйлана башлыйсың», — диде.  Чыгышыннан соң, Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларына ТР дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International