«Кризис ситуацияләрдә массакүләм матбугат чараларының эше һәм террорчылыкка каршы тору проблемаларын яктырту»  дип исемләнгән уку-укыту әсбабы әзерләп бастырылды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты Конфликтология кафедрасының медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентыгы  белән берлектә Кризис ситуацияләрдә массакүләм матбугат чараларының эше һәм террорчылыкка каршы тору проблемаларын яктырту»  дип исемләнгән уку-укыту әсбабын әзерләп бастырды.

Анда террорчылык проблемалары һәм аларга каршы тору технологияләренә багышланган журналистларның квалификациясен күтәрү курсларының белешмә материаллары, графика һәм иллюстрацияләр,  интернет-ресурслар тәкъдим ителде. Материаллар Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, Новосибирск, Мәскәү һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең белгечләре тарафыннан эшләнде.

Әлеге кулланма белгечләрнең медиа хезмәткәрләрен кризислы һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү һәм әзерләү өлкәсендә җыелма хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Тәкъдим ителгән тәҗрибә дәүләт структуралары белгечләренең, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең күрсәтелгән өлкәдә теоретик һәм практик эшчәнлеге нәтиҗәсендә тупланган.

Әлеге кулланманың һәр өлеше - теоретик мәгълүмат кына түгел, ә аңлаешлы һәм һәркем файдалана алырлык гамәли тәҗрибә. Авторларның эзләнүләре журналист этикасы, социаль җаваплылык һәм сыйфатлы медиа материалы арасында урнашкан, һәм гадәттән тыш хәлләр турында аңлатма эзләп, массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгат итүче укучыны, тамашачыны, гомумән һәр кешене кызыксындырырга сәләтле.

Кулланма журналистлар, студентлар, аспирантлар, вуз укытучылары, шулай ук әлеге проблема белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак.

КУШЫМТА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International