Татарстанда журналистларга беренче һәйкәл Нурлатта ачылды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Нурлатта барлык чор һәм халык журналистлары истәлеген мәңгеләштерделәр. Татарстанда беренче һәйкәл-стела — «Дуслык» скверында урнашты. Бу идеяне «Нурлат-информ» агентлыгының баш мөхәррире — җитәкчесе Резеда Гиняева тәкъдим иткән. Бу хакта «Дружба» газетасы хәбәр итә.

Ачылыш тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, «Татмедиа» АҖ медиадиректоры Әлфия Әдиятова, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

«Стела ачу — ул безнең өчен Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында тагын бер мөһим вакыйга», — диде Алмаз Әхмәтшин.

Ул сөйләгәнчә, журналистларга һәйкәл кую урыны очраклы гына сайланмаган, чөнки «Дуслык» ул сквер исеме генә түгел, ә район газетасы исеме дә. Өстәвенә, янәшәдә Татарстан территориясендә яшәүче халыклар дуслыгына багышланган арт-объект урнашкан.

«Нурлатның район газетасы коллективы һәрвакыт төрле конкурсларда һәм чараларда җиңүчеләр исәбендә. Журналистлар Нурлатта яшәүчеләр белән белән тыгыз элемтәдә эшли, газета укучылар өчен әңгәмәдәш тә, халык белән җитәкчелек арасында бәйләүче звено да, киңәшче дә булды. Бүгенге игелекнең эшнең дәвамы булсын», — диде Марат Әхмәтов.

Мондый мемориалны ачу яктыртыла торган вакыйгалар күләгәсендә калган журналистны беренче планга чыгарырга ярдәм итәчәк, диде Әлфия Әдиятова. Ул чарада катнашучыларны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы исеменнән котлады.

Быел 90 еллыгын билгеләп үткән газетаның хезмәткәрләре бүләкләнде. Соңыннан чарада катнашучылар басманың юбилеена багышланган гимн башкарды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International