«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар телендә Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә  багышланган матбугат конференциясе булачак. Ул көзен узачак халык саны алу уңаеннан үткәрелә

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

30 июльдә, сәгать 10.00,  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар телендә Төмән өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә  багышланган матбугат конференциясе булачак. Ул көзен узачак халык саны алу уңаеннан үткәрелә.

Чарада Төмән өлкәсе Вагай муниципаль районы депутаты Флера Ватутова, Төмән өлкәсе яшьләренең "Яшь буын" иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Корманов һәм Вагай районыннан рус теле укытучысы Алсу Күчүмова катнаша.

«Татар-информ» МА сайтының татарча версиясендә матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.

ММЧ вәкилләре һәм барлык теләүчеләр сорауларны +7 (927) 037-91-10 номерына (WhatsApp мессенджеры) һәм электрон адреска (pr@tatar-inform.ru) җибәрә ала, шулай ук сорауларны онлайн-видеога комментарийларда бирергә мөмкин. ММЧны күрсәтү сорала.

ММЧ аккредитацияләү электрон почта аша уза: pr@tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International