Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатты

2021 елның 7 мае, җомга

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев коронавируска каршы вакцинациянең беренче этабын узды.

«Беренче чиратта, моны үзем өчен эшлим, пандемия башланганга инде бер елдан артык вакыт үтеп китте. Ходай саклагандыр, бу чир белән авырмадым. Кешеләр белән бик күп аралашырга туры килә, шуңа күрә якыныңа яки башка берәүгә инфекция йоктырган кеше хәлендә каласым килми. Иң мөһиме – үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген саклау», - дип искәртте республика агентлыгы җитәкчесе.

Ул туганнары арасында әлегә беркем дә прививка ясатмавын, әмма алар өчен үрнәк булырга әзер икәнлеген әйтте. Инъекция өчен вакцина сайлаганда, Айдар Сәлимгәрәев «Спутник V» препаратына өстенлек биргән. Аның сүзләренчә, бу вакцина күп кенә факторлар буенча иң оптималь вариант.

Айдар Сәлимгәрәев белән бергә республика, шәһәр гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары, фотохәбәрчеләр, операторлар, «Татмедиа» хезмәткәрләре дә прививка ясатты. Процедураны 16нчы шәһәр хастаханәсе табиблары үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International