Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков "Татмедиа" агентлыгында Covid-19дан прививка ясады

2021 елның 16 апреле, җомга

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татмедиа» хезмәткәрләре белән бергә коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясатты.

«Прививка ясаткан очракта, үзем авыру ихтималы минимумга якынлашуын һәм минем аша бу чир якыннарыма йогу куркыныч да шулай ук минимум булачагын аңлыйм», — диде ул иньекция ясатканнан соң.

Владимир Жаворонков инде коронавирус белән авырганын, авыруны хатынына, әнисенә һәм балаларына йоктырганы турында сөйләде. Ул бу чирнең кабатлануын теләми.

«Татмедиа» агентлыгы хезмәткәрләрен вакциналаштыру өчен Казанның 16нчы хастаханәсе поликлиникасы табиблары агентлык урнашкан бинага килде.

 «Кызганыч, поликлиникага барып җитү һәм бу эшне тормышка ашыру өчен гел вакыт җитми. Бүген „Татмедиа“да хезмәткәрләрне вакциналаштыру бара, мин аңа кушылырга булдым. Күргәнегезчә, мин монда беренче түгел, беренче чиратта биредә „Татмедиа“ хезмәткәрләре. Мин алар артыннан кердем», - диде ул.

Барлык теләүчеләр «Спутник V» вакцинасын ясатты. Жаворонков нинди препарат ясалу принципиаль түгеллеген, ә «Спутник V» хәзер ешрак кулланылуын әйтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International