Фәрит Мөхәммәтшинга «Татмедиа Junior» яңа яшьләр медиапроектын тәкъдим иттеләр

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булганда «Татмедиа Junior» уникаль яшьләр медиапроектын тәкъдим иттеләр.

Парламент җитәкчесе өчен презентацияне «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин үткәрде. «Бу проект җәмгыятьтә яңа медиа үсеше шартларында яшьләрнең татар теленә кызыксынуын арттыру өчен кирәк. Безнең контентны бөтен дөньяда күрә алалар», — диде Фазуллин.

Тәкъдим ителә торган платформа «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» һәм «Идел» журналлары укучыларын берләштерә торган яшьләр видеопроектлары челтәре ул.

«Мондый яңа инициативалар кирәк, безгә яшьләр арасыннан яшь, актив шәхесләр күбрәк кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков заманча җиһазлар белән өч студия барлыгын, анда балалар төрле юнәлештәге уникаль контент булдыра алачагын әйткән иде. «Алар тарафыннан туган телне, дөньяны, космосны, табигатьне өйрәнү буенча 30 видеоканал булдырылган инде. Асылда, алар яшьләрнең бөтен тормышын колачлый», - диде Садыйков.

Генераль директор сүзләренчә, «Татмедиа Junior» проекты YouTube, Instagram һәм ТікТок социаль челтәрендә эшли белүче журналистларны әзерләргә ярдәм итәчәк. Бу яңа белемнәр һәм технологияләргә ия булган иҗади хезмәткәрләрнең яңа буыны булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International