2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне яктырту буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан матбугат үзәге оештырыла. Ул “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында урнашачак. (Декабристлар урамы, 2 йорт).
Матбугат үзәгенә кертү – аккредитация буенча. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аккредитация алуга гаризалар 29 июньдә 8.00 сәгатьтән 30 июньдә 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Гаризаларны prtatmedia@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк.
Гаризада ММЧ исеме, ФИАт ис., вазыйфа, элемтәләр өчен телефон, электрон адрес күрсәтелә.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 570-31-04 (Айгөл Гөлемова).