«ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен «ШАЯН балачак» телемарафоны әзерли

2020 елның 26 мае, сишәмбе

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен «ШАЯН балачак» телемарафоны әзерли. Бу турыда каналның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сезне яхшы кәеф; яңа мультфильмнар; кызыклы тапшырулар; социаль челтәрләрдә танылган артистлар белән туры эфирлар; «ШАЯН ТВ» каналынан шәп конкурслар һәм истәлеккә бүләкләр көтә. «ШАЯН ТВ» белән бергә балачак күңелле һәм файдалы узар!» диелә хәбәрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International