ТНВ ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм телемарафоны уздыра

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

«Яңа Гасыр» телеканалы 27 май 6:00дән 00:00 сәгатькә кадәр барачак махсус телемарафон әзерләде. Бу хакта каналның сайтында хәбәр ителә.

Эфир татар һәм рус телләрендә чыга торган «Манзара» һәм «Здравствуйте» иртәнге тапшыруларыннан башлана. Аларны «Татарлар» тапшыруы алыштырачак.

10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясенең тантаналы өлешенең трансляциясе узачак.

11:30 сәгатьтә — ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Без кабызган утлар…» дип аталган концерт күрсәтеләчәк.

13:30 сәгатьтә «История татарстанского парламентаризма» тапшыруы узачак.

14:00 сәгатьтә «Вековая история» документаль фильмы күрсәтеләчәк.

14:45 «Минтимер Шаймиев. Без права на ошибку» — «Яңа Гасыр» телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминевның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән әңгәмәсе.

16:30 сәгатьтә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Вехи истории» тарихи фильмнар циклы башлана.

21:00 сәгатьтә, прайм таймда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка багышланган «Вехи истории» махсус чыгарылышы чыгачак.

22:00 сәгатьтә «Без кабызган утлар…» концерты күрсәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International