Шәһәр һәм авылларга юллардан килә бәхет

Шәһәрләрдә һәм бигрәк тә авылларда юлларны төзисе дә төзисе әле. Татарстанда 2020 елда юллар төзү, шулай ук “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектын гамәлгә ашыру темасына 28 апрельдә Министрлар Кабинетында онлайн рәвештә брифинг булды. Федераль “күчтәнәчләр” Татарстанның юл һәм транспорт хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләгәнчә, федераль программа ярдәмендә республика территориясендә М-7 “Волга” автотрассасының 735-771 чакрым участогында төзекләндерү эшләре бара. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап уза торган юллар проектлана. Соколка авылы турысында 2025 елга Чулман елгасы аша күпер төзү планлаштырылган, хәзер бу төзелешнең проекты тикшерү уза. “Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе” федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илдар Мингазов өстәп әйткәнчә, “Казан” халыкара аэропортына яңа юл салына, анда җәяүлеләр юл кичүләре һәм юл-транспорт чишелеше дә була. Авылларга сөенеч “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов 6 авылга юл салыначагын әйтте. - Монысы аның федераль программа кысаларындагы эш. Гомумән, республикада быел тагын 30 авылга юл тоташтырылачак, - дип мәгълүматны тулыландырды министр Ленар Сафин. - Авыллардагы 380 урамга вак таш түшәләчәк, элек төзелгән 340 урам юлы ремонтланачак. Әле тагын муниципаль юл фонды кысаларында 300 урам юлы төзекләндерелә. 226 медицина учреждениесенә, 463 мәктәпкә, 410 балалар бакчасына, 30 фермер хуҗалыгына юллар сузыла. Авыл халкының үзара салым акчасы да зур файда, әлеге чыганаклардан юллар гына түгел, ә авылларда күперләр дә төзелә. Поезд чапмый... “Чаба поезд, чаба...” - дип җырлап кына 4 сәгатьтә Мәскәүгә барып җитүләр хыялда гына калып тора. Министр Ленар Сафин сүзләренә караганда, Мәскәү - Казан тиз йөрешле тимер юл магистрале проекты “киштәнең ерактагы урынына алып куелган”. Шулай да, министр: “Икътисади хәлләр яхшыргач, бу проектка кабат әйләнеп кайтырбыз, дип, ышанабыз”, - диде. Аның каравы Казанда боҗра тимер юлы проектлана. Беренче этапта электричкалар “Казан” аэропорты-“Казан-2” тимер юл вокзалы - Аракчино” маршрутында хәрәкәтләнәчәк. Ә трамвай кузгала Казанның Зур боҗра юлының Мидхәт Булатов урамы - Борисково урамы, шулай ук Борисково урамы - Техника урамы участокларында юл төзелә. Эшләрне башкару максатыннан, 70 шәхси йорт һәм бакча өе күчерелә, шуларның 58е күчерелгән инде. - Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте куйган бурычны үтәп чыгачакбыз. Республика көненә һәм ТАССРга-100 ел тулуга багышлап, 30 августта трамвайның “боҗра” маршруты ачылачак, - диде министр Ленар Сафин. Казанның “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе Мидхәт Булатов урамында 5нче маршрут трамвайлар йөреше өчен тимер юл төзелешен башлады инде. Әлеге юл Борисково бистәсе аша узып, шәһәр үзәгенә ялгана, шул рәвешле “боҗра” хасил була. Казан юллары шампуньлы Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, башкала урамнары юллары кышкы чордан соң, шампуньлы су белән юдыртылган. - Шампуньга коронавирус таралуын чикли торган махсус сыекча да өстәлде. Җәяүлеләр юл кичүләре көн саен коронавируска каршы химик эшкәртелә, - диде Игорь Куляжев. - Казанда быел юл төзү-төзекләндерү эшләренә 6,5 миллиард сум бирелде. http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/shr-m-avyllarga-yullardan-kil-bkhet

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International