Татарстанда 887,1 мең кв. метр диярлек торак файдалануга тапшырылды

2020 ел башыннан Татарстан Республикасында 887,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР Президенты үткәрде. «Ике атна эчендә торак тапшыру динамикасы 48,0 мең кв. метр тәшкил итә», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов. Әйтик, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча 20,5 мең кв. метр мәйданлы 363 фатирлы 11 йорт төзелгән. 2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча Татарстанда 1 млн 317,2 мең кв. метр мәйданлы 177 күп фатирлы торак йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта 49 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган инде. Аларның мәйданы 348,0 мең кв. метр тәшкил итә. Быел Татарстанда 1 млн 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзергә җыеналар. 24 апрельгә 518,6 мең кв. метр мәйданлы 3 мең 990 йорт калкып чыккан. 2020 елда Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган алты милли проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу "Демография", "Торак һәм шәһәр мохите", "Экология", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау" һәм "Мәдәният". Аларны финанслау күләме 15 млрд сумнан артып китә. http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-8871-me-kv-metr-diyarlek-torak-faydalanuga-tapshyryldy

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International