ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ СОЦИАЛЬ ЮНӘЛЕШТӘГЕ КОММЕРЦИЯЧЕЛ БУЛМАГАН ОЕШМАЛАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕН ИҢ ЯХШЫ ЯКТЫРТУГА КОНКУРС

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)»;

«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма»;

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма».

Документлар 2020 елның 31 августына кадәр (бу датаны да кертеп) «Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс» билгесе белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 нче йорт, 6 кат (матбугат хезмәтләре һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге) китереп тапшырыла, почта аша яки konkurs.nko2018@gmail.com электрон почтасы аша җибәрелә,  белешмәләр өчен тел.: 8(843) 570-31-04 (Шакирова Регина).

НИГЕЗЛЭМЭ

АНКЕТА-ГАРИЗА

ПЕРСОНАЛЬ БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТУГӘ РИЗАЛЫК

НИГЕЗЛӘМӘГӘ ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТҮ ТУРЫНДА КАРАР

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 марты, 14:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International