Минтимер Шәймиев Беларусь һәм Россия журналистлары берлеге “Друзья сябры” вәкилләре белән очрашты

2017 елның 21 июле, җомга

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Беларусь һәм Россия журналистлары берлеге “Друзья сябры” вәкилләре белән очрашты.

2016 елда оешкан берлекнең инициаторлары Россия һәм Беларусь журналистлары. Бу проект кысаларында ике илнең дә ММЧ вәкилләре очрашып актуаль темалар буенча фикер алышалар. Быел “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстанда журналистлар өчен өч көнлек очрашу уздырды. Кунаклар өчен Казан һәм Казан Кремле буенча экскурсия оештырылды, алар “Казаноргсинтез” ГАҖ, борынгы Болгар шәһәрендә һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә булдылар.

Минтимер Шәймиев кунакларга “Яңарыш” фондының борынгы Болгардагы һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге эшчәнлеге һәм яңа проектлар – Болгар ислам академиясе төзелеше, Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында сөйләде. Ул шулай ук Татарстанның хәзерге социаль-икътисади үсеше һәм фән, мәдәният өлкәсендәге кызыклы проектлар турында да сөйләде.

“Сезнең шушылай тоташ проект булып оешып, җыелуыгыз бик яхшы. Мин моңа кушылам һәм барыбызны да котлыйм, шушы юнәлештә эшләргә кирәк, хезмәттәшлекне тирәнәйтергә, бер-беребезне күбрәк белергә кирәк. Безнең республикага килүегезгә мин бик рәхмәтлемен”, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Минитмер Шәймиев.

Журналистлар аңа Болгар һәм Зәядә алган тәэсирләре турында сөйләделәр.

Очрашуда “Друзья сябры” проектының башкарма директоры Оксана Бессонова, Берлек дәүләтенең дәүләт секретаре ярдәмчесе Г.А.Рапоты, “Союзное государство” журналы баш редакторы Елена Овчаренко, “Говорит Москва” радиосы вәкиле Марина Коршикова, БДБ илләре институты директоры урынбасары Владимир Жарихин катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International