Татарстан Республикасы журналистларын һәм блогерларын "Дөреслек һәм гаделлек" конкурсында катнашырга чакырабыз

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Җиңүчеләрне бүләкләү Гомумхалык фронты медиафорумы кысаларында узачак, аның барышында конкурс лауреатларының ил Президенты Владимир Путин белән традицион очрашуы да көтелә.

 

«Дөреслек һәм гаделлек» VI бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурста катнашу өчен региональ һәм җирле  массакүләм мәгълүмат чаралары (басма һәм электрон) журналистлары, теле- һәм радиожурналистлар, блогерлар чакырыла. Бу хакта Конкурсның Оештыру комитеты хәбәр итә.

Гаризалар 10 февральгә кадәр кабул ителә.

"Дөреслек һәм гаделлек" конкурсы – тәкъдим ителә торган материаллар саны буенча Россиядә иң зур бәйгеләрнең берсе. Мәсәлән, узган конкурска илнең барлык төбәкләреннән 6 меңгә якын эш керде. Анда 1,2 меңнән артык төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре (матбугат, телевидение, радио) һәм 122 блогер катнашты.

Россия Президенты, Гомумхалык фронты лидеры Владимир Путинның «май указларына» туры килә торган 13 юнәлеш буенча үткәрелә торган конкурска быел тагын берәү: - "Гомумхалык фронты: ярдәм кайда кирәк – без шунда" номинациясе өстәлде. Әлеге номинация төбәкләрдә халык фронты активистларының проблемаларны хәл итүдә ничек катнашуларына багышланган материалларны үз эченә ала.

Җиңүчеләрне бүләкләү Гомумхалык фронты медиафорумы кысаларында узачак, аның барышында Владимир Путинның конкурс лауреатлары белән традицион очрашуы да көтелә.

Конкурста катнашу өчен гариза бирергә кирәк, конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин http://pravdaispravedlivost.onf.ru/konkurs/

Узган елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Республика Татарстан» газетасы, «Татарстан» журналы, «Реальное время» порталы, район басмалары вәкилләре конкурс лауреатлары булды.

Конкурсны оештыручы – Региональ һәм җирле бәйсез массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм фонды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International