Айдар Сәлимгәрәев: Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә киң колачлы үзгәреш кирәк

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы массакүләм коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк. «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Безнең җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) массакүләм коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез», - диде Сәлимгәрәев.

Ул бүгенге көндә журналистикага яхшы яза һәм цифрлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белүче кешеләр килүен билгеләп үтте.

«Әлеге проектның безгә кадрларны яңадан укытырга, шулай ук тормышыбызда бара торган барлык иҗтимагый процессларны ачык һәм тулы күләмдә яктырту өчен яшь һәм талантлы журналистлар табарга мөмкинлек бирәчәгенә өметләнәбез», - дип искәртте спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International