Марсель Галиев төрки дөнья бишеге булган Алтайның 1 процентын фотога төшереп кайткан

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев үзенең фотокүргәзмәсен ачты. Соңгы ике елда ул ике тапкыр Алтайга сәяхәт иткән. Әмма төрки дөньяның Ватаны булган Алтай төбәге матурлыгының бер процентын гына төшерә алдым, диде язучы.

«Фотожурналистика — беренче номерлы һөнәр, фотосурәт ярдәмендә текстка караганда да күбрәк мәгълүмат биреп була. Соңгы елларда бу һөнәргә игътибар кимегән иде кебек. Шуңа күрә «Татмедиа» бинасында оештырылган галереяда даими рәвештә фоторәссамнарның хезмәтләре белән таныштыруны максат итеп куйдык», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков күргәзмәне ачу тантанасында.

«Татмедиа» җитәкчесе күргәзмәне карарга килүчеләр күп булыр дигән өметен белдерде һәм язучыга иҗади уңышлар теләде. Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов исә Марсель Галиевнең фотокүргәзмәсе киләчәктә Язучылар берлеге бинасында да үткәреләчәген хәбәр итте.

Күргәзмәдә 49 фоторәсем тәкъдим ителде. Фотоларны карарга һәм сәяхәтче әдипнең иҗади тормышындагы яңа вакыйга белән котларга бик күп язучылар җыелды — өлкән буын да, яшьләр дә. «Мин соңгы ике елда Идел-Урал, Алтай, Кырым, Төркия буйлап сәяхәт иттем. Ул җирләрне фотога төшерү минем хыялым иде», — диде күргәзмә авторы.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Марсель Галиевне тумыштан рәссам дип атады. «Ул мәктәп яшеннән үк рәсемнәр ясарга яраткан. Армиядә хезмәт иткәндә дә рәссам булып танылган. Марсель Галиев әдәби әсәрләрен дә рәссам кебек иҗат итә. Талантлы кешенең талантлары күп була — дөрес сүз», — диде Разил әфәнде.

Кунакларга күргәзмә буйлап экскурсияне 73 яшьлек Марсель Галиев үзе уздырды. Бу аның өченче фотокүргәзмәсе икән. Дүртенчесенә язучы Рабит Батулла заказ бирде: үзенең авылдагы музеен фотога төшертеп, күргәзмә оештырырга сорады.

Танылган фотограф Рамил Гали Марсель Галиевне Татарстанның Фоторәссамнар берлегенә кабул ителергә лаек оста дип бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International