ТАТАРСТАННЫҢ 100 ЛЕГЕНДАР БРЕНДЫН САЙЛАУДА КАТНАШЫГЫЗ!

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеләчәк  Татарстан АССР оешуга 100 еллык уңаеннан "Татарстан Республикасының 100 легендар бренды"дигән масштаблы гавами проект старт алды. Ул республиканың үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бәйләргә тиеш.

Теләгән һәркем бөтен республика икътисадының йөзен билгели торган һәм легендар дип санаучы бренд өчен үз тавышын бирә ала. Бу-республикабызның бер гасырлык хезмәт һәм иҗат тарихын чагылдыручы 100 әйдәп баручы брендны билгеләү өчен уникаль мөмкинлек. Республикабызда элегрәк абруйлы булган  предприятиеләрнең һәм оешмаларның бүген дә популяр булуын күрсәтә торган мисаллар байтак.

Проектның максаты – Татарстанның легендар брендларының ничек барлыкка килүе һәм уңышлы үсеше хакында бәян итү. Сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек продуктлары, югары уку йортлары, элемтә, ММЧ, сәнгать, спорт һ. б. тармакларда бөтенроссия һәм дөньякүләм дәрәҗәгә ирешкән зур исемнәрне генә түгел, җирле күләмдәге, районнардагы брендларны да билгеләп үтәргә кирәк. 100 еллык юбилей елында легендар брендларны сайлауга бөтен халык кушылыр дип уйлыйбыз.

2019 елның ноябрь – декабрь айларында "Комсомольская правда" газетасы тавыш бирү өчен гаризалар кабул итте. Исемлекләр министрлыклар, ведомстволар һәм экспертлар бергәлеге дәрәҗәсендә килештерелде. Бүген инде тармаклар буенча исемлекләр төзелгән, аларның һәркайсында, тавыш бирү нәтиҗәләренә карап, 1 – 15 иң легендар бренд ачыкланачак. Тавыш бирүнең нәтиҗәләре дөрес һәм  гадел булсын өчен IP-адреслар тикшереләчәк, бер IP-адрестан бер генә тавыш биреп булачак.

2020 елның 20 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр 16 тармак буенча тавыш бирү юлы белән халык Татарстанның иң легендар брендларын билгеләячәк. Һәр тармакта берничә җиңүче бренд, барлыгы исә 57 булачак.

 Шулай ук 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр республиканың һәр районында тавыш бирү юлы белән халык үз районының иң легендар брендын да сайлаячак. Һәр районнан – берәр бренд, барлыгы – 43. Тавыш бирүнең бу этабында катнашу өчен гаризалар 23 февральгә кадәр кабул ителә (сылтама

https://forms.gle/dUmFshMDLT5FD7357)

 

Тарихи вакыйгада катнаша алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Бәлки, нәкъ менә сезнең тавышыгыз Татарстанның 100 легендар брендын сайлауда хәлиткеч булыр!

 

Тавыш бирү өчен сылтама http://100brand.ru/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International