Илшат Әминов ОТР телеканалында татарча тапшырулар да булырга тиеш дип саный

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

«Россия иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) федераль телеканалында ТНВ тапшырулары кысаларында татар телендәгеләре дә булырга тиеш. ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов шулай дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

«Бу каналның рус телендә генә булуы дөрес түгел дип саныйм, чөнки төбәкләрдә милли телләрдәге телеканаллар да эшләп килә. Аларның үз телләрендә программаларны эшләргә хокукы бар дип саныйм. Аның өчен, беренчедән, телеканалның лицензиясен үзгәртергә кирәк, чөнки анда рус телендә генә эшләү турында язылган. Россиянең бүтән халыклары телләрен кертү мөмкинлеге дә булса, бернинди каршылык күрмим», — ди ул.

Илшат Әминов ОТРда ташырулар челтәренә татар тапшыруларын да кертү соравы куелачагын әйтте. «Безне ишетерләр дип уйлыйбыз. Төрле милләтләр дуслыгы күзлегеннән, төбәкләргә милли телдә дә тапшырулар күрсәтергә рөхсәт итсәләр, бу дөрес карар булыр иде. Сәяси яктан да дөрес бу. Татарчасын күпме бирсәләр, шуның кадәр алабыз. Бер сәгать булса да, бик әйбәт булыр иде», — диде.

Аның сүзләренчә, әлегә тапшырулар рус телендә булса да, бу милли проблемалар турында сөйләргә комачауламый. Милли тематиканы күтәрү бурычы куелганын, «милли тел сораулары палитрасы» булачагын» әйтте. Илшат Әминов, өченче мультиплексны булдырып, дәүләт региональ каналлар өчен мөмкинлекләр бирергә кирәк дип саный.

«Региональ телеканалның цифрлы мультиплекска кермәве безнең өчен бик әйбәт чара дип әйтә алмыйм, чөнки без бөтен платформаларда эшләргә тиеш. ОТР да бу чыгарылышларның булуы безнең телевизор караучыларны югалтмаска мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп узды Илшат Әминов ОТРда ТНВ тапшырулары күрсәтелүнең әһәмияте турында.

Илшат Әминов тапшыруларны күбрәк прайм вакытка күчерү, ягъни күбрәк кичке якта күрсәтелү мөмкинлекләрен киңәйтү бурычы торганын әйтте. Шулай ук, бүген тапшырулар рекламасыз гына чыгуын, бары тик иганәчеләрне генә күрсәтергә рөхсәт булуын билгеләп узды. «Рекламасыз эшләү кыенрак. Матди яктан да кыенлыклар булырга мөмкин. Бу проблеманы да региональ каналлар өчен хәл итәргә мөмкинлек бар дип саныйм», — диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International