Sntat.ru күтәрелә бара

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның II кварталында республикабыз массакүләм мәгълүмат чаралары рейтингында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының “Вакыйгалар” (“События”) порталы проекты алты баскычка югары күтәрелде. Бу хакта рейтингны әзерләгән “Медиалогия” компаниясе хәбәр итте.

Хәзер бу басма 12 нче урынны били.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үзе исә хисап ясалган чорда Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренче урында тора.

Агентлык соңгы берничә елдан бирле медиарейтингның беренче баскычларында тора, ә узган ел исә республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң күп тапкырлар сылтама ясалган басма итеп танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International