Миңназыйм Сепперов "Бәллүр каләм" бәйгесенең иң зур бүләге автомобильгә лаек

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

"Бәллүр каләм" – "Хрустальное перо" XXII бәйгесенең Гран-при бүләге - Татарстан Президентыннан "Лада гранта" автомобиле ачкычлары "Татарстан" ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәровка тапшырылды. Бу хакта әлеге минутларда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында игълан иттеләр. Бүген биредә һөнәри бәйгегә йомгак ясала.

Миңназыйм Сәфәров - журналистларның остазы, күп еллар "Татарстан яшьләре" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән, соңыннан озак еллар "Ватаным Татарстан" редакциясен җитәкләгән, бүгенге көндә "Татарстан" ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы. Аңа бүләкне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

"Татарстан журналистикасында талантлы иҗади җаваплы кешеләр эшли", - диде Песошин. Ул быел эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс дөнья чемпионаты, Татарстан Дәүләт Советына сайлау вакыйгалары, ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерлек алып барылуын искәртте. Журналистларның аларны уңышлы яктыртачагына өметен белдерде.

Миңназыйм Сәфәров бүләк өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуын әйтте. "Бу, беренче чиратта, мине кулымнан тотып эшләргә өйрәткән остазларыма, моңа кадәр эшләгән һәм хәзерге коллективымның хезмәтенә бәя", - диде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International