"Шаян ТВ"ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

"Шаян ТВ"ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак. Бу хакта бүген матбугат конферециясендә "Яңа гасыр" телерадикомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов әйтте.

Ул бүген "Шаян ТВ"ның Татарстаннан читтә онлайн режимда Интернетта күрсәтелмәү проблемасы булуын билгеләп узды. "Россиянең чикләреннән чыга башласак, бөтенләй икенче хокуклар кирәк. Шуңа күрә тагын бер "Шаян ТВ" каналын булдыру карарын куйдык, һәм без аны эшләячәкбез. Мөстәкыйль интернет-канал булдыру өчен хәзер контент туплана", - диде Илшат Әминов.

Аның сүзләренчә, чит ил татарлары өчен бу каналны ел азагына кадәр эшләү ниятләнә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International