Республиканың иң яхшы хат ташучылары һәм почта элемтә бүлекчәләре билгеле булды

2019 елның 19 апреле, җомга

Бүген "Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре бәйгесе"нең җиңүчеләре билгеле булды. Бүләкләү тантанасы "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте матбугат залында узды. Бәйгедә җиңүчеләр "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнде.

"Тараткан контентыгыз өчен сезгә оят булмаска тиеш. Чөнки аны районнарыбыз өчен җаны-тәне белән көеп яшәгән журналистларыбыз яза - фактларны бозмыйча, матур һәм дөрес телдә язучы коллегаларыбыз", - диде Андрей Кузьмин.

"Безгә ничә тапкыр интернет басмалары "Сез үлдегез, сезне укымаячаклар!" дип әйтсәләр дә, безнең эшебез барыбер дәвам итә, чөнки сез тараткан контент - ул гадел профессиональ һәм төгәл итеп языла", - диде ул.

Республикакүләм бәйгесе дүрт номинациядә узды. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә Актаныш районыннан Нурия Басыйрова, Балтачтан Екатерина Зәйнуллина һәм Чирмешәннән Нурсинә Җиһаншина җиңде. Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы итеп Мамадыштан Нурия Шәкүрова һәм Чистайдан Надежда Кольцова билгеләнде. Аларның һәрберсе 15 мең сум күләмендәге акчалата приз белән бүләкләнде.

Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәләре итеп Югары Ослан районының 422580 Октябрьскский, Актаныштагы 423762 Яңа Әлем, Мамадышның 422192, Балтач районындагы 422241 Урта Кушкет һәм Чирмешәндәге 423118 Новое Ильмово бүлекчәләре игълан ителде. Аларның һәрберсенә 30 мең сум акча тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International