Татарстан вәкиле Бразилиягә китә

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Якташыбыз Федор Шадрин дөнья чемпионатына әзерләнү өчен илнең җыелма командасы составында Бразилиягә китә. Әзерлек Порт-Алегри шәһәренең эшче кадрлар әзерләү буенча махсуслашкан SENAI уку-укыту үзәгендә үтәчәк. Бу хакта “Идел-пресс” оешмасының баш технологы Светлана Кинтас хәбәр итте. С. Кинтасның үзе өчен дә чемпионат ят әйбер түгел, ул “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясенең эксперты булып тора. Белгеч сүзләренчә, бу өлкәдә әлегә Бразилия вәкилләре чемпион булып санала. Алар  2017 елда Абу Дабида узган  дөнья чемпионатында медаль яулаган булган.

Федор Шадрин хәзер Россиянең җыелма командасы составында чемпионатта катнашу хокукы өчен көрәшә. Чемпионат агымдагы елның августында Казан шәһәрендә узачак. Бу юнәлеш буенча чемпионатта илдән бер генә кеше катнаша ала. Федор WorldSkills хәрәкәтендә өченче елын катнаша инде.  Ул “Идел-пресс” полиграфия-нәшерлек комплексында эшли, беррәттән  КНИТУ (КХТИ) логистика бүлегендә читтән торып югары белем ала. Егетнең хыяллары зурдан: ул киләчәктә WorldSkills хәрәкәтендә тренер яисә эксперт буларак катнашырга хыяллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International