Җиңүчеләргә бүләкне Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев тапшырды.
“Татмедиа” акционер җәмгыятенең филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Чаңгыда – Татарстан” журналистларның II республика конкурсында жиңү яулады.
Әлеге чара Әлмәт шәһәрендә “Кванториум” балалар технопаркында узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев тапшырды.
Тантанада шулай ук чаңгы спорты популяр булган 15 шәһәргә һәм районга сертификатлар бирелде.
Бу конкурста Татарстанда чаңгы спортын яктырткан журналист эшләре катнаша.